“Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтларында коррупциягә каршы мәсьәләләр бүлеген урнаштыруга һәм җибәрүгә карата бердәм таләпләрен раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.04.2013 № 225 карарын гамәлгә ашыруны тикшереп тору кысаларында 2014 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарында коррупцияне һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы затларны укыту уздырылды. Барлыгы республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан 32 хезмәткәр уку узды.
Укулар барышында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады. Укуларда шулай ук Коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе секторы мөдире С.Ф.Рәхимов катнашты.
Укулар барышында конкрет мисалларда республика дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтларындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлекләрен тулыландыру һәм актуаль хәлдә тоту буенча җаваплы затларның эшләрендәге җитешсезлекләр буенча фикер алышынды.
Чара йомгаклары буенча анда катнашучылар башкарма хакимияте органнарының рәсми сайтларындагы коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча материаллар урнаштыруның бердәмлеген тәэмин итү өчен укуларның бик файдалы булуын билгеләп үттеләр.