2014 елның 19-21 ноябрендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе эш төркеме әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнү өчен Зеленодольск муниципаль районына барды.
Әлеге тикшерү барышында төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эш төркеме әгъзалары расланган план-задание нигезендә хокук бозулар субъектлары эшчәнлеген аерым юнәлешләр буенча тикшерделәр, шул исәптән «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш» дәүләт программасы үтәлешен дә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә хокук бозулар субъектлары вәкилләре, Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе С.Г.Егоров, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында киңәшмә уздырылды, аның барышында Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе эш төркеме әгъзаларының эш нәтиҗәләре каралды.