2014 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова видеоконференцэлемтә режимында Мөслим муниципаль районы гражданнарын кабул итте. Видеоконференцэлемтәдә районның 4 кешесе катнашты.
Кабул итү барышында «2014 - 2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» максатчан программасы турында, нотариат буенча законнардагы соңгы үзгәрешләр турында, ана капиталын бирү тәртибе һәм аны гамәлгә ашыру алымнары турында, букмекер конторалары эшчәнлеген тикшереп тору турында сораулар бирелде.