Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының норматив хокукый актларны теркәү һәм эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәүче консультанты.

Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем булу, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркемнәре вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы йә әзерлек юнәлеше буенча, белгечлек буенча кимендә ике ел эш стажы.
Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча 2,4 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты;
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре.

Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем булу.
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире.
Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем яисә югары һөнәри белем.

Документлар 2014 елның 26 ноябреннән алып 16 декабренә кадәр Казан ш., Татарстан ур., 55 нче йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International