2014 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Халыкара аналар көненә багышлап, түбәндәге категория гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырды:
күп балалы аналарга яисә аталарга;
ялгыз аналарга яисә аталарга;
инвалид балалар тәрбияләүче аналарга яисә аталарга.