2014 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары суды Президиумы залында Татарстан Республикасы Югары суды Рәисенең беренче урынбасары Рамиль Шәрифуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Судьялар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Утырышта Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җ.М. Салихов катнашты. Утырышта Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-методик, финанс, мәгълүматлаштыру һәм автоматлаштыру ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Татарстан Республикасы Судьялар советы каршында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина нотык белән чыгыш ясады. Тулаем алганда җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы Судьялар советы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.