2014 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты квалификация (аттестация) комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 14 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде. Имтихан дәүләт хезмәткәрләренең белемнәренә һәм күнекмәләренә (профессиональ дәрәҗәсенә) бәя бирү максатларында билетлар буенча уздырылды.
11 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендәге аттестация (квалификация) комиссиясе карары белән аларга класслы чин бирү тәкъдим ителде һәм 3 хезмәткәр квалификация имтиханын тапшыра алмады.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцичел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр интситутының хокук кафедрасы доценты, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты әгъзасы М.Х.Вафин катнашты.