Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухованың Юрист көне белән котлавы

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Юрист көне белән котлыйм!
Безнең профессия дәүләтчелекне үстерүдә бик мөһим роль уйный. Закон сагында торучы кешеләр эшчәнлеге өчен төп өстенлек – һәрвакыт кеше хокукларын һәм ирекләрен, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау. Шуңа күрә бүгенге көн шартлары бездән югары профессионализм, принципиальлек, граждан җаваплылыгы таләп итә.
Хокук бозуларга һәм коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәләре юрист компетентлыгына, гаделлегенә һәм принципиальлегенә турыдан-туры бәйле. Эшкә җаваплы карашыгыз белән сез җәмгыятьнең тотрыклылыгын, халык мәнфәгатьләрен ышанычлы яклауны тәэмин итәсез.
Юрист һөнәренә гомерен багышлаган ветераннарга аеруча зур рәхмәт белдерәсе килә. Алар республикада законлылыкны һәм хокук тәртибен саклауга, юридик фәнне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр, булган тәҗрибәләрен әле дә яшьләргә тапшыралар.
Көндәлек профессиональ эшчәнлегегез сезгә шатлык, тотрыклылык һәм киләчәк көнегездә ышаныч китерсен.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, эшегездә уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International