Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түбәндәге дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә:
җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү башлыгы
Квалификация таләпләре: югары юридик белем, әйдәүче яисә өлкән төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә ике ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә өч ел эш стажы.
Документлар 2014 елның 3 декабреннән алып 23 декабренә кадәр Казан ш., Татарстан ур., 55 нче йорт, 306 нчы бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә “Кадрлар сәясәте” бүлегенең "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша белергә мөмкин.