Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Җирле үзидарә органнарына консультацион-методик хокукый ярдәм бүлеге башлыгы

Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем булу, әйдәүче яисә өлкән төркем дәүләт хезмәте вазыйфаларында кимендә ике ел дәүләт хезмәте стажы йә әзерлек юнәлеше буенча кимендә өч ел эш стажы.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре

Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем булу.
Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3,4 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире

Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем яисә югары һөнәри белем.
Документлар 2014 елның 3 декбреннән алып 23 декабренә кадәр Казан ш., Татарстан ур., 55 нче йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International