Авария хәлендәге торак буенча баланс комиссиясе утыршы

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

2014 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2013 – 2015 елларга авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча адреслы программаны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча баланс комиссиясе утыршы уздырылды. Аның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.

Баланс комиссиясе утыршында 2013 – 2014 елларда Татарстан Республикасы Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарында Республика программасы үтәлешенең проблемалы мәсьәләләре каралды. Авария хәлендә дип танылган торак урыннарын аларның милекчеләреннән тартып алу процедурасына, шулай ук гражданнарны муниципаль авария хәлендәге торактан күчерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International