Кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итү

2014 елның 5 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “җитәкчеләр” вазыйфалары әйдәүче төркеменең дәүләт граждан хезмәте вазыйфасы буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.

Квалификация таләпләре: югары юридик белем, өлкән яисә кече төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә ике бер дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы.

Документлар 2014 елның 5 декабреннән алып 25 декабренә кадәр Казан ш., Татарстан ур., 55 нче йорт, 306 нчы бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә “Кадрлар сәясәте” бүлегенең "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International