2014 елның 5 декабрендә К(И)ФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, «Татарстан Республикасы эчке сәясәтенең актуаль мәсьәләләре: сәяси, милли һәм дини аспектлары» программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курслары эшләде.
«Милли сәямәтне гамәлгә ашыру өлкәсендә гамәлдәге Россия законнары» темасы буенча курсларда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады.