Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

2014 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х.Гаффаров рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы уздырылды.

Утырыш барышында 20 Татарстан Республикасы законы проекты каралды, шул исәптән «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү һәм «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясының үз көчен югалтуын тану хакында» Татарстан Республикасы закон проекты, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнары чикләрен төгәлләштерүгә юнәлдерелгән 19 закон проекты (Азнакай муниципаль районы, Актаныш муниципаль районы, Алексеевск муниципаль районы, Әлмәт муниципаль районы, Апас муниципаль районы, Арча муниципаль районы , Баулы муниципаль районы, Балтач муниципаль районы, Буа муниципаль районы, Биектау муниципаль районы, Алабуга муниципаль районы, Зеленодольск муниципаль районы, Лениногорск муниципаль районы, Менделеевск муниципаль районы, Түбән Кама муниципаль районы, Сарман муниципаль районы, Тукай муниципаль районы, Теләче муниципаль районы, Чистай муниципаль районы).

Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты әгъзалары барлык закон проектын хупларга дип карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International