2014 елның 6 декабрендә Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне алдыннан Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Коррупциягә каршы юнәлешле иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр, бу конкурсларда мәктәп укучылары, студентлар, журналистлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Быел беренче мәртәбә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе белән бергәләп коррупцияне профилактикалау өлкәсендә яңа технологияләрне эшләү һәм гамәлгә кертү буенча иң яхшы иҗтимагый инициативаларны сайлап алу уздырды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, ул җиңүчеләргә социаль өлкәдәге эшләрендә яңа уңышларга ирешүләрен, коррупцияне кисәтүдә яңа алымнар табуларын теләде.
Лариса Юрьевна сайлап алуда җиңүгә ирешкән «Поборы в школах и детсадах, НОВОСТИ ШКОЛ» темасына «В контакте» социаль челтәрендәге инициатив төркем җитәкчесе Матвеева Екатерина Васильевнага диплом һәм акчалата премия тапшырды.