2014 елның 10 декабрендә, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән бергәләп, «Икътисад, идарә һәм хокук институты» ЮҺБ ЧОУ тарафыннан уздырыла торган VI региональара семинар-киңәшмәдә “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” нотыгы белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады.
Нотык кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган системаларында катнашучылар турында, аларның бу өлкәдәге эшчәнлекләре нәтиҗәләре, дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасында катнашучы коммерциячел булмаган социаль юнәлешле оешмаларга дәүләт хакимияте органнары тарафыннан ярдәм турында мәгълүмат бирелде.