2014 елның 11 декабрендә расланган график нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, гражданнарга хокукый ярдәм һәм җирле үзидарә органнарына консультатив-методик ярдәм күрсәтү максатларында, Чирмешән муниципаль районына барды.
Кабул итү барышында инвалидлар җәмгыятен теркәү һәм алар белән эшләү, инвалидларга ташламалар бирү, мирас рәвешендә алынган җир кишәрлеген рәсмиләштерү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җир пайлары өчен түләү мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.
Кабул итү тәмамлангач, Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.А.Шакиров катнашында район Советы һәм Башкарма комитеты аппараты хезмәткәрләре белән тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәү һәм нормалар иҗат итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.