Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

2014 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Дәүләт хезмәтенә кергәндә, шулай ук аны узганда дәүләт граждан хезмәткәрләренең дәүләт граждан хезмәте турындагы законнарны үтәүләре турында.
2. Гражданнар һәм оешмалар белән хезмәттәшлек барышында дәүләт хезмәт күрсәтүләренең административ регламентларын үтәү мәсьәләсен карау.

Карар кабул ителде:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттәге тәртибе кагыйдәләрен раслау турында» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы боерыгына үзгәрешләр кертергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International