12 нче эш төркеме утырышы

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

2014 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрдәнов рәислегендә 12 нче эш төркеме утырышы уздырылды.

Утырышта 2014 елда Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча фикер алышынды, шулай ук 2015 елга һәм якындагы чорга заявка кампаниясенә йомгак ясалды.

2014 елда 12 нче төркемнең 10 утырышы уздырылды, аларда беркетелгән федераль максатчан һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, заявка кампаниясен нәтиҗәле уздыруны оештыру мәсьәләләре, аларны якын һәм урта сроклы киләчәктә финанслау мәсьәләләре, Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан өстәмә чаралар җәлеп итү гамәлләрен көчәйтү мәсьәләләре каралды.

Утырышта китерелгән мәгълүмат буенча 12 нче эш төркеме эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2014 ел башыннан Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан эш төркеменә беркетелгән федераль максатчан һәм дәүләт программалары буенча – 259 079,30 мең сум, шулай ук башка кертемнәр кысаларында – 296 618,50 мең сум җәлеп ителгән.

Эш төркеме утырышы йомгаклары буенча – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрдәнов эш төркеме әгъзаларына һәм аларның вәкилләренә рәхмәт белдерде һәм киләчәк елда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International