2014 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты 2 нче разрядлы белгече, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына туры килү-килмәүгә атестация комиссиясе утырышы уздырылыды.
Аттестация барышында граждан хезмәткәренең белемнәре, һөнәри күнекмәләре, эш тәҗрибәсе, эш сыйфаты, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, куелган максатларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүе бәяләнде. Конкрет кешенең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләү – аттестациянең төп максаты.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 6 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү йомгаклары буенча Комиссия карары белән аттестациягә кертелгән 5 дәүләт хезмәткәренең биләгән вазыйфасына туры килүе расланды һәм 1 дәүләт хезмәткәре һөнәри әзерлекне һәм квалификация күтәрүне уңышлы узу шарты белән аттестацияләнде.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров катнашты.