Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс йомгаклары

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

2014 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәүче консультанты вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс узды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачы җыйды:

Зиннәтулин Радик Рәфгать улы, норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәүче консультанты.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцичел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты әгъзасы М.Х.Вафин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International