Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы һәм үз исемемнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Яңа ел – тылсымлы бәйрәм, күңелләребез могҗиза көтә торган чак! Ул җаннарыбызга рәхәт бирә, якты хисләр һәм фикерләр уята, киләчәкнең матур булуына өмет тудыра, шатлык һәм бәхет вәгъдә итә.
Киләчәк ел үсеш һәм казанышлар елы булсын, тотрыклылык һәм тату тормыш сакланып калсын, яңа ел яңа ачышларга һәм идеяләргә, сөенечле хәбәрләргә һәм вакыйгаларга бай булсын.
Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телим, дусларыгыз ышанычлы таяныч булсын, куйган максатларыгыз тормышка ашсын!