Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова рәислегендә «2014 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында башкару дисциплинасы торышы һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы уздырылды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр буенча идарәчесе Н.И.Латыйпов нотыгы тыңланды, анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының башкару дисциплинасы торышы һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау эшчәнлегенең төп йомгаклары чагылдырылды.
2014 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына барлыгы 361 контроль документ, 414 гражданнар мөрәҗәгате кергән. Тулаем документ әйләнеше 36502 берәмлек тәшкил иткән.
Җиңү көненә, Балаларны яклау көненә, Өлкәннәр көненә, Ана көненә, Инвалидлар көненә һәм башкаларга багышланаган чаралар кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне оештырылды, анда 175 граждан катнашты.