2015 елның 12 гыйнварендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән “Россия юристлары ассоциясе”нең Татарстан төбәк бүлекчәсе арасында килешүгә имза салынды, аның нигезендә Татарстан Республикасының гражданнарның хокукларына һәм ирекләренә кагылышлы норматив хокукый актларына, шулай ук Министрлык тарафыннан әзерләнгән якынча (модель) муниципаль норматив хокукый актларга иҗтимагый һәм бәйсез экспертиза уздыру өлкәсендә хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла.
Килешү Татарстан Республикасында гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә, шулай ук норматив хокукый актларга экспертиза уздыру буенча бәйсез экспертлар эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелә.