Хокукый ярдәм күрсәтү

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

2015 елның 20 январенда җирле үзидарә органнарына Республиканың гражданнарны тузган торактан күчерү адреслы программасын тормышка ашыру буенча хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, ТР Юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм ТР Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасының Лаеш, Биектау һәм Югары Ослан районнарында булдылар.
Күрсәтелгән районнарда гражданнарны тузган торактан күчерүнең торышы өйрәнелде һәм анализланды, бирле үзидарәнең җаваплы затларына юридик һәм практик ярдәм күрсәтелде. Татарстан Республикасы муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына гражданнарны тузган торактан күчерү программасы буенча проблемалы мәсьәләләрне чишүдә алга таба да хокукый ярдәм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International