2015 елның 23 январендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитетның Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә эксперт советы утырышы үтте.
Эксперт советы утырышында түбәндәге закон проектлары каралды:
“Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында;
Административ хокук бозулар буенча Татарстан Республикасы Кодексының 1.1.1 һәм 8.2 мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Казан районнары чикләрен тасвирлау турында;
“Әтнә муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның эчендәге муниципаль берәмлекләрнең чикләрен һәм статусын билгеләү турындагы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында.
Бөтен закон проекатлары да хупланды.
Моннан тыш, Эксперт советы әгъзалары Татарстан Республикасы Президентының “Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион совет булдыру турында” Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертү турында” карары буенча фикер алыштылар.