2015 елның 23 январенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик бүлеге начальнигы М.А.Пашкова җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсендә катнаштылар. Киңәшмә гражданнарны 2013-2015 елларда тузган торактан күчерү Республика программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган иде һәм ул Татарстан Республикасы торак һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция форматында үткәрелде.
Семинар-киңәшмәдә гражданнарны тузган торактан күчерүнең проблемалары сораулары буенча фикер алашынды, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Дәүләт торак фонды һәм ТР торак һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы әзерләгән муниципаль тузган торак фондыннан күчерү схемасы каралды.
![]() |
![]() |