Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт гражданнар хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый яктан тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгеч
Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркемнәрендә дәүләт хезмәткәре вазыйфаларында белгечлеге буенча бер елдан да ким булмаган стаж яки белгечлек буенча ике елдан да ким булмаган стаж.
Документлар 2015 елның 29 гыйнварыннан 18 февральга кадәр тәбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, 306нчы кабинет. Дүшәмбедән – пәнҗешәмбегә кадәр: 9.00 - 18.00, җомга: 9.00 - 16.45, төшке аш: 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, дәүләт хезмәте шартлары, конкурс үткәрү турында нигезләмә белән "Конкурс документациясе" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат өчен телефон: 293-11-65.