2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова «Россия юристлары ассоциясе» Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе Советы утырышында катнашты.
Көн түбәндәге беренче мәсьәлә 2015 елга Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе эш планы проектына багышланды. Нотык белән Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе И.И.Гыйрфанов чыгыш ясады. Мәсьәлә буенча фикер алышканда шушы планны гамәлгә ашыру турындагы тәкъдимнәр белән Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы президенты О.И.Гришина, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Р.Х.Җәләлиев, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы президенты Л.М.Дмитриевская чыгыш ясады.
Икенче мәсьәлә Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең интернет-порталын тәкъдир итүгә багышланды. Совет әгъзалары портал структурасы һәм анда мәгълүмат урнаштыру тәртибе белән җентекләп таныштылар.
Шулай ук Совет утырышында Россия юристлары ассоциясенә Татарстан юристлар бергәлегеннән биш яңа вәкил кабул ителде.