2015 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе А.А.Сафаров җитәкчелегендә үткәрелгән Татарстан Республикасы рәсми порталын үстерү буенча эшче төркем утырышында катнашты.
Утырыш барышында Л.Ю.Глухова муниципаль норматив хокукый актлар урнаштырыла торган «Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының хокукый мәгълүмат рәсми сайты»ның техник мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан модернизацияләүнең тәмамлануы турында доклад белән чыгыш ясады. «Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының хокукый мәгълүмат рәсми сайты» 2014 елның 17 декабрендә Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр тармагында күзәтчелек федераль хезмәтендә массакүләм мәгълүмат чарасы буларак «Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының хокукый мәгълүмат рәсми сайты (pravo.tatarstan.ru)» дип теркәлде.
Лариса Юрьевна Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының 2015 елда портал эшен оештыру буенча алда торган бурычлары белән таныштырды. Норматив хокукый актларны рәсми урнаштырганда заманча мәгълүмати технологияләрне куллану алар белән оператив рәвештә тәүлек әйләнәсе танышу мөмкинлеге белән бергә бюджетны сакларга да мөмкинлек бирә, чөнки рәсми урнаштыру түләүсез башкарыла.