2015 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында консультант, суд утырышы секретаре һәм 2нче разрядлы өлкән белгеч – Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үтте.
Конкурста вакантлы урыннарга сигез дәгъва кабул ителгән иде.
Конкурс комиссиясе карары белән түбәндәгеләр конкурс җиңүчеләре итеп табылдылар: Закиров Алмаз Альбертович Татарстан Республикасы Питрәч районы буенча 1нче номерлы суд участогы җәмәгать сульялары аппараты консультанты вазыйфасына;
Санникова Мария Сергеевна Казан шәһәре Совет районы буенча 8нче номерлы суд участогы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Шамсетдинова Лола Ринатовна 2нче разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәренең Совет районы буенча 2нче номерлы суд участогы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире вазыйфасына;
Маликова Зөлфия Фәүкатовна Казан шәһәре Мәскәү районы буенча 8нче номерлы суд участогының җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына.
Комиссия утырышының бәйсез экспертлары сыйфатында Татарстан Республикасы гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының иҗтимагый советы рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин һәм Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров катнашты.