2015 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллеге эксперт советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
“2014 елда Татарстан Республикасында кеше һәм гражданин хокукларын саклау турында” доклад проекты буенча фикер алышудан тыш, утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухованың 2014-2018 елларда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча стратегиянең максатларын һәм төп бурычларын яктырткан “2014-2018 елларда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча стратегияне тормышка ашыру һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ТР Кеше хокуклары буенча фәкаләтле вәкиле үзара хезмәттәшлеге” дип аталган чыгышы тыңланды.
Үз чыгышында Лариса Юрьевна Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең законлылыкны, кеше һәм гражданлык иреген тәэмин итү буенча үзара килешеп башкарган эш юнәлешләре турында сөйләде.
Сүзен йомгаклап ТР юстиция министры гражданнарның иреген тәэмин итү һәм саклау юнәлешендәге бурычларны үтәү өчен дәүләт власте органнарының, дирле үзидарә органнарының һәм җәмәгатьчелекнең бердәм максатчан эшләве кирәклегенә басым ясады. “Җәмгыятьнең үсеше кеше иреге һәм хокукларын саклау юнәлешендәге эшнең торышына һәм бу мәсьәләгә иҗтимагый мөнәсәбәтләр субъектының мөнәсәбәтенә бәйле”, - дип ассызыклады Лариса Юрьевна.