2015 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы башкарма власть органнарының норматив хокукый акт проектларын юридик-техник яктан әзерләүнең методик рекомендацияләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин рәислегендә ведомоствоара эшче төркеме утырышы булды.
Юридик техника чараларын, кагыйдәләрен һәм алымнарын беррәвешле куллану максатыннан Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы тарафыннан методик рекомендацияләр әзерлә эшче төркеме оештырылган иде. Аның составына Татарстан Республикасы Президентының дәүләти-хокукый идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты аппараты хокукый идарәсе, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, “Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге” вәкилләре керә.
Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы башкарма власть органнарының норматив хокукый акт проектларын юридик-техник яктан әзерләүнең методик рекомендацияләре проекты каралды.
Нигездә проект хупланды. Ведомоствоара эшче төркем әгъзалары проектның эчтәлеге һәм структурасы буенча тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы юстиция министрлыгына җибәрергә килештеләр, тәкъдимнәр кабул ителгәч, проектны әзерләү эше дәвам итәчәк.