12нче эшче төркеменең чираттагы утырышы үтте

2015 елның 6 феврале, җомга

2015 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм эшче төркем җитәкчесе М.М.Галимәрданов рәислегендә 12нче эшче төркеменең чираттагы утырышы үтте
Утырышта эшче төркем әгъзалары 2015 елда дәүләти һәм федераль программаларга кагылышлы чараларның үтәлеше турында фикер алышынды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Дәүләт Думасы депутатлары һәм Россия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советы әгъзалары белән очрашуының протоколын (29.01.2015 №ПР-14) үтәү максатыннан, М.М.Галимәрданов эшче төркем әгъзаларына һәм аларның вәкилләренә йөкләмәләр җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International