Олы Шәмәк авылы гражданнарының җыены

2015 елның 6 феврале, җомга

2015 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова ТР Тәтеш районы Олы Шәмәк авыл җирлеге гражданнары җыенында катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы гражданнар җыенында 2014 елда эшләнгән эшләрне санап үтте һәм 2015 елга билгеләнгән планнар турында хәбәр итте. Район оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре дә отчетлар белән чыгыш ясадылар.
Халык белән очрашу барышында министр аларның бөтен сорауларына да җавап бирде, күтәрелгән мәсьәләләргә ачыклык кертте.
Район башлыгы, йомгаклау сүзе итеп, 2015 елда районның социаль-икътисадый үсеше буенча планнарны санап үтте һәм очрашуга нәтиҗә ясады.
Моннан тыш, эш сәфәре барышында Лариса Юрьевна Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында булды, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов белән бергә Олы Шәмәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Борисович Малышкинның хәлен белдеп чыкты. Алар ветеранга җылы сүзләр әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлеге турында белештеләр, сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International