2015 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы" дип аталган традицион иң зур кышкы спорт чарасында катнаштылар. Массакүләм чаңгы старты Сочидагы кышкы Олимпия уеннарының бер еллыгына багышланган иде.
Төп һәм иң күп кешеле старт Залесный бистәсендәге «Кояшлы» лагерендә үтте. Әлеге чара VIP ярышларны да, Казан халкының массакүләм стартын да, ВУЗ һәм ССУЗ студентлары ярышларын үз эченә алды. Үзәк сәхнәдә ярышларда катнашучылар өчен иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Ачык һавадагы мондый күңелле, азартлы спорт ярышлары иҗат потенциалына, үсешкә мөмкинлек бирә, коллективны берләштерә.