Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайты “Татарстан Республикасы рәсми порталы” мәгълүмати системасы составындагы сайтлар буенча ел саен үткәрелә торган конкурста “Татарстан Республикасы башкарма властеның иң яхшы чайты” номинациясендә дәрәҗәле икенче урынны яулады.
Конкурс номинацияләре буенча сайтның рейтингын билгеләгәндә төп критерийлар булып идарә органының эшчәнлеге белән җәмәгатьчелекне таныштыру, урнаштырылган мәгълүматның актуальлеге һәм тулылыгы, навигация уңайлылыгы, идарә органнары сайтын кулланучыларның иң киң таралган сорауларына җавап бирә алуы, телләр күләме, Интернет-кабул итүне дә кертеп элемтә мөмкинлеге.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының РФ элемтә масскүләм коммуникацияләр министры Н.А.Никифоров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт советы Ф.Х.Мөхәмәтшин катнашкан киңәйтелгән коллегия утырышында котладылар.