Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы

2015 елның 13 феврале, җомга

12 февральдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты А.Г.Хәбибуллин үткәргән Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә Комитеты утырышында катнашты.
М.М.Ибәтов комитетка «Әтнә муниципаль районы» һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр» муниципаль берәмлегенең территория чикләрен һәм статусын билгеләү турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тәкъдим итте. Үз чыгышында Мөхәррәм Мансурович республиканың Әтнә районы территориясендә Яңа Әтнә авылы барлыкка килүе турында закон кирәклеген хәбәр итте.
Комитет закон проектын Госсоветның чираттагы утырышында көн тәртибенә кертергә кирәклеге һәм аны беренче укылышта кабул итү турында карар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International