Вакантлы вазыйфаны биләү буенча конкурс игълан ителде

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасым юстиция министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакынтлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс игълан итә:
Татарстан Республикасы Алабуга районы җәмәгать судьялары аппараты консультанты;
Татарстан Республикасы Азнакай районы җәмәгать судьялары аппараты консультанты.

Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем.

Документлар 2015 елның 16 февраленнән 8 мартка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, каб.306. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, гражданлык хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат 293-11-65 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International