2015 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Тәтеш муниципаль районында, икътисадның тотрыклы үсеше һәм социаль тотрыклылык буенча кризиска каршы штабның беренче утырышында катнашты, биредә кризиска каршы чаралар планы буенча фикер алышынды.
Эшлекле сәфәр барышында Лариса Юрьевна Байраш авылында ветеринар пункт, Тәтеш шәһәрендә “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелешләренең барышы белән танышты, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов белән бергә Жуково авылында яшәүче күп гаиләле гаиләнең хәлен белеште.
ТР Юстиция министры Татарстан Республикасы Тәтеш районы Жуков авылы гражданнарының җыенында катнашты. Анда авыл җирлеге башлыгы А.В.Тегулов 2014 елда башкарылган эшләре һәм 2015 ел планнары белән уртаклашты, район оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре чыгыш ясады.
Җыенны төгәлләп, Р.Х.Сафиуллов районның 2015 елда социаль-икътисади үсеш планы турында сөйләде һәм очрашуга нәтиҗә ясады.