«Иннополис шәһәре» муниципаль берәмлегенең уставын кабул итү буенча киңәшмә

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

2015 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә «Иннополис шәһәре» муниципаль берәмлегенең уставын кабул итү буенча киңәшмә үтте. Анда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары С.В.Осянин, Югары Ослан муниципаль районы советының юридик бүлеге начальнигы Н.В.Пичугина, «Иннополис шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгының ярдәмчесе Р.Р.Шаһалиев һәм «Иннополис»ның юридик департамент җитәкчесе Е.И.Конева. 

Киңәшмәдә  уставны гражданнар җыенында кабул итү процедурасы һәм сроклары, аны Татарстан буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсендә теркәү турында фикер алышынды, шулай ук яңа барлыкка килгән Татарстан Республикасы Югары Ослан районы «Введено-Слободский авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең вәкиллек органына сайлаулар үткәрүне оештыру мәсьәләләре каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International