Балигъ булмаганнар арасында суицидны профилактикалауга караган семинар-киңәшмә

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

2015 елның 18 февралендә Чүпрәле муниципаль районында балигъ булмаганнарның деструктив тәртибен профилактикалауга ведомоствоара ярдәм максатыннан Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә зональ семинар-киңәшмә узды.
Семинар-киңәшмә эшендә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, республика министрлыклары һәм ведомстволары, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодол, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Семинар-киңәшмәнең төп юнәлешен балигъ булмаганнар арасында суицидларны булдырмау мәсьәләләре тәшкил итте. Семинар программасы буенча эшче төркем әгъзалары әлеге тематика буенча чыгыш ясадылар, Идел арты зонасында бу проблеманың торышын анализладылар, киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Мөхәррәм Мансурович үз чыгышында: “Балалар – безнең киләчәгебез һәм аларга булышу безнең бурычыбыз, - диде. – Алар аңлап бетермичә ялгыш адым кылмасыннар өчен без аларны төшенкелек халәтеннән коткарып калырга тиешбез. Республикада халыкның уңайлы тормышы өчен бик күп эшләнә. Бассейннар, спрот мәйданчыклары һәм башка объектлар ачыла. Аларга яшьләрне күбрәк тартырга кирәк. Җәмгыятьтә дуслык һәм игелек хөкем сөрсен өчен барыбызның да уртак тырышлыгы мөһим”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International