ТР юстиция министры Тәтеш муниципаль районы советының отчет сессиясендә катнашты

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

2015 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Тәтеш муниципаль районы советының отчет сессиясендә катнашты.
Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты В.А.Власов, ТР Президенты Аппаратының, ТР Муниципаль берәмлекләр Советының, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының җаваплы җитәкчеләре катнашты.
2014 елның йомгаклары һәм 2015 елга куелган бурычлар буенча Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында социаль һәм икътисадый мәсьәләләргә кагылып узды, районның агросәнәгать комплексының торышы турында сөйләде, шулай ук игътибар сораган темаларны - эшли торган яшьтәге кешеләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен, халык санынынң кимүе проблемасын һәм башкаларны билгеләп үтте. Ф.Х.Мөхәммәтшин Совет утырышында катнашучы депутатларга, предприятие җитәкчеләренә һәм кече бизнес вәкилләренә мөрәҗәгатендә быелгы елның максималь активлык һәм эконоия сораганлыгын ассылыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International