Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендәге «Яңа гасыр» трибунасы» телетапшыруының «Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә» багышланган программасында катнашты.
Ток-шоу форматындагы рограмманың экспертлары буларак, Татарстан Республикасы Конституцион суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт советының законлылык һәм хокук комитеты рәисе Ш.Ш.Яһудин һәм Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле С.Х.Сабурская катнашты.
Программаны аның авторы Матвей Апросин белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А.Ратникова алып барды.
Ток-шоу кысаларында хокукый ликбез проблемалары, гражданнарның гарантияләнгән түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге турында белеп бетермәүләре һәм үзләренең хокукларын белмәүләре билгеләп үтелде.