Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеменең эш сәфәре

2015 елның 27 феврале, җомга

2015 елның 24-26 февралендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары бу юнәлештә эшнең ни дәрәҗәдә оештырылганын өйрәнү максатыннан Татарстан Республикасының Биектау һәм Әлмәт районнарына чыктылар.
Алдарак, 2015 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында оештыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә Хөкүмәт комиссиясенең эш төркемен әгъзаларының киңәшмәсе үткәрелгән иде. Ул хокук бозуларны булдырмау максатыннан башкарылган эшләрне өйрәнгәндә аеруча игътибар сорый торганнарын билгеләп үтте.
Төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашкан эшче төркемнең тикшерү максатыннан оештырылган сәфәре барышында, килешенгән план буенча, хокук бозуларны булдырмау буенча эшчәнлекнең төрле юнәлешләре, шул исәптән, “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен һәм җинаятькә каршы торуларны тәэмин итү” дәүләт программасының үтәлеше тикшерелде.
Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә, Биектау муниципаль районы башлыгы Р.К.Кәлимуллин, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре һәм районнарның авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә уздырылды. Киңәшмә барышында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеменең якынча нәтиҗәләре турында фикер алышынды.

        
   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International