Кеше хокуклары буенча Совет әгъзалары җәмәгать судьялары янына килделәр

2015 елның 27 феврале, җомга

2015 елның 25 - 27 февралендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның Татарстан Республикасында күчмә утырышы булды.
Күчмә утырыш әгъзалары Татарстан Республикасында биш юнәлеш буенча социаль әһәмиятле урыннарда эшләделәр.
2015 елның 25 февралендә, әлеге чара кысаларында, Совет әгъзалары, алар арасында «Новая газета»ның редколлегия әгъзасы, Россия журналистлар берлеге секретаре Л.В.Никитинский, «Бәйсез эксперт-хокук советы» региональ иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе М.Ф.Полякова, «Славян хокук үзәге» адвокат бюросының (Мәскәү) идарәче партнеры В.В.Ряховский, Саратов өлкә суды рәисе В.Н.Тарасов һәм Новосибирск өлкә суды рәисе Р.В.Шатовкин, Казан шәһәренең Вахитов районы җәмәгать судьяларының суд участокларында булдылар.
Совет әгъзаларын Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина каршы алды.
Җәмәгать судьяларының һәм аппарат хезмәткәрләренең урнашу шартларын, суд утырышы залларын, архив бүлмәләрен, процесста катнашучылар өчен кабинетларны һәм конвой бүлмәләрен карап, Совет әгъзалары Казан шәһәренең Вахитов районы җәмәгать судяларының суд участокларының җиһазланышына югары бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International