2015 елның 28 февралендә Чебакса бистәсендә Татарстан Республикасы судлары арасында һәр елны уздырыла торган чаңгы ярышлары үтте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасын җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре тәшкил итте: бүлек начальнигы А.В.Воробьев, начальник урынбасары Т.С.Свиридова, әйдәп баручы белгечләр – Э.В.Нуретдинова һәм Р.А.Хәлимов; шулай ук, мәгълүмати-аналитик эш, координация һәм планлаштыру бүлеге начальнигы А.А.Беденьгов.
Ярышларда барлыгы 250 кеше катнашты.
Хатын-кызлар - суд аппараты хезмәткәрләре арасында шәхси зачет нәтиҗәләре буенча Т.С.Свиридова 2нче урынны алды. Ир-атлар арасында – 3нче урында - А.В.Воробьев, 4нче урында - А.А.Беденьгов.
Ярышлар эстафета узышы белән төгәлләнде. Анда 18 команда арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы 2нче урыны яулады.