2015 елның 1 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Парламент дебатлары буенча «Kazan Open» VII Бөтенроссия турниры финалында катнашты.
Турнирны оештыручылар – Балалар һәм яшьләр эшләре буенча Казан шәһәре комитеты, «Дебатлар республикасы» Татарстан мәгариф-дискуссия үзәге, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш институты студентларының Фәнни җәмгыяте.
Турнирда Россия Федерациясенең сигез субъектыннан килгән 20 вуз һәм ссуз студентлары - икешәр спикерлы 32 команда катнашты. Уен барышында социаль әһәмияткә ия шактый актуаль темалар күтәрелде. Финал раундының темасы: “Бу Палата “Җиңү көне” хөрмәтенә үткәрелгән парадта заманча хәрби техниканы куллануны тыя”.
Чара турнир финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү, гомуми фото һәм рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.