Җирле үзидарә органнары белгечләре өчен укыту семинары

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

2015 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча Идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы М.В.Скирда җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге җирле үзидарә органнарының коммерциячел булмаган оешмалар үзарә ярдәмләшеп эшләүне оештыру өчен җаваплы белгечләре өчен «Җирле үзидарә органнарының коммерциячел булмаган оешмалар белән үзарә бәйләнеше» дип аталган укыту семинары оештырылды.
Укыту республиканың бөтен районнары тоташтырылган видеоконференц-элемтә режимында үткәрелде.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары - гражданнар җәмгыяте институты белән эш итү Идарәсе башлыгы Роман Беляков, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча Идарәсенең коммерциячел булмаган оешмалар белән эшләү бүлеге начальнигы З.Х.Йосыпов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы М.А.Пашковалар катнашты һәм чыгыш ясады.
Семинар барышында хәбәр ителгәнчә, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча Идарәсе рәсми сайтында коммерциячел булмаган оешмаларны теркәү тәртибе һәм коммерциячел булмаган оешманы гамәлгә кую өчен кирәкле документлар исемлеге урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International