Ремонттан соң суд участоклары

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

2015 елның 3 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Әгерҗе һәм Менделеевск суд районнарының җәмәгать судьялары суд участоклары бинасының ачылышында катнаштылар.
Ачылу тантанасында ТР Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, ТР Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, ТРда Суд департаменты Идарәсе начальнигы урынбасары Р.М.Рамазанов, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы В.В.Макаров, Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе В.С.Чершинцев, Әгерҗе районы суды рәисе А.Ф.Галәвиева, Менделеевск районы суды рәисе И.Г.Нәбиев, җәмәгать судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре катнашты.
Әгерҗе суд районында җәмәгать судьяларының ике суд участогы административ бинаның беренче катында урнашкан. Суд участогының гомуми мәйданы 216 кв.м.
Менделеевск суд районында җәмәгать судьяларының ике суд участогы гомуми мәйданы 112 кв.м.ны тәшкил иткән бинада урнашкан. Ремонт тәмамланганнан соң архив өчен 30,6 кв.м.лы өстәмә бүлмә бүлеп бирелгән.
Суд участоклары суд кабинетлары, суд утырышлары заллары, архив бүлмәләре белән тиешенчә җиһазландырылган. Бүлмәләрдә саклану-янгын сигнализациясе, ТР буенча ЭЭМ сагы пультына тапшырыла торган тревога сигналы көйләнгән. Бөтен компьютер техникасы заманча программаларны файдалану мөмкинлеге булган локаль челтәр белән тоташтырылган. Бүлмәләргә корпуслы һәм металлик мебель куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International